Р.Миңнеханов: "Төп конкурентлык сәләтебез-команда булып эшләүдә"

2010 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 2009 елда республиканың социаль-икътисади үсеш йомгакларына багышланган коллегия утырышында бүген яңа сыйфатта-ТР Президенты вәкаләтләре бирелгән шәхес буларак та катнашты. Ул бу вазыйфаның никадәр җаваплы булуын танып, республикада алып барылган сәясәтне дәвам итү, икътисадын алга таба үстерү өчен бары ныклы команда булганда гына мөмкин дип ассызыклады.

"Без сезнең белән моңарчы Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә бер команда булып эшләдек. Безнең төп конкурентлык сәләтебез шунда иде", -диде ул залда утырган муниципаль берәмлекләр, министрлыклар, предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгатендә. Рөстәм Миңнеханов бу команданың хәзер дә булуын ассызыклап, республикада алып барылган юнәлешне дәвам итәчәген ышандырды. "Потенциал җитәрлек. Бергәлекне саклап, Татарстан үсеше өчен эшләсәк, барысын да булдырачакбыз. Ә Икътисад министрлыгы социаль-икътисади үсеш өчен тиешле максатлар, бурычларга юнәлеш биреп торырга тиеш", -дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, Президент Минтимер Шәймиевнең сәяси абруе зур булу, республиканы якларга, проблемаларны Мәскәүдә тиз чишәргә ярдәм итеп килде. Хәзер исә ирешелгәннәрне саклау һәм үстерү өчен күп көч куярга туры киләчәк. Шул шартларда һәркем алдында бурыч бер - амбицияле, динамик булу, алга карап эш йөртү. "Бер-беребездән, күршеләрдән чагыштырып өйрәнүдән курыкмаска кирәк. Дөнья стандартларына омтылмасак, хезмәт җитештерүчәнлеге түбән булса, конкурентлы була алмаячакбыз",- дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Аның белдерүенчә, бүген муниципалитет җитәкчеләре халык белән иң якыннан эшләүче звено.. Алар халык белән тыгыз эшләп, аның тавышын хакимияттәгеләргә ишеттерергә тиеш. "Халык хакимияттәгеләрдән яшәү сыйфатын күтәрүне көтә, Бу Хөкүмәт өчен дә, муниципалитетлар өчен дә төп бурыч булып кала", -ди Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International