Рөстәм Миңнехановка ТР Президенты вәкаләтләре бирелде

2010 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт Советының бүген узган чираттан тыш утырышында Рөстәм Миңнехановка ТР Президенты вәкаләтләре бирелде. Утырышта катнашкан 94 депутатның барысы да РФ Президенты парламент каравына керткән бу кандидатураны бертавыштан хуплады.

Рөстәм Миңнеханов 1978 елда Казан авыл хуҗалыгы университетын, 1986 елда Совет сәүдәсенең читтән торып уку институтын тәмамлый, икътисад фәннәре докторы. Хезмәт юлын ул институтны тәмамлагач, 1978 елда Татарстанның Саба районының "Сельхозтехника" район берләшмәсенең инженер-диагносты булып башлап җибәрә. 1980-1983 елларда -Саба урман хуҗалыгының өлкән инженер-энергетигы, баш энергетигы. 1983-1985 елларда Саба район кулланучылар берләшмәсенең сәүдә буенча идарәсендә рәис урынбасары, 1985-1990 елларда Арча район кулланучылар берләшмәсе идарәсе рәисе, 1990-1992 елларда ТАССР халык депутатларының Арча район Советы башкарма комитеты рәисе, 1992-1993 елларда Арча районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып эшли. 1993-1996 елларда ТР халык депутатларының Биектау районы Советы рәисе - ТР Биектау районы хакимияте башлыгы. 1996-1998 елларда ТР финанс министры, 1998 елның 10 июленнән бүгенгә кадәр ТР Премьер-министры.

ТР гамәлдәге Президенты Минтимер Шәймиев кандидатка ышаныч белдергән өчен депутатларга рәхмәт белдерде. Ул, үз чиратында, төрле формаларда республиканың яңа башлыгына ярдәм итәчәген ышандырды.

Рөстәм Миңнеханов үзенә ышаныч белдергән өчен депутатларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ә иң олы һәм җылы рәхмәтен ул эшкә һәм тормышка өйрәткән остазы, киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә юллады һәм ышанычны акларга сүз бирде.

Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге утырышны парламент диварларында моңарчы булмаган вакыйга дип бәяләп, яңа традициягә нигез салынуны ассызыклады. Шул рәвешле, хакимият гамәлдәге Президенттан цивилизацияле юл белән яңа җитәкчегә тапшырылды. Минтимер Шәймиев парламент утырышларында даими катнашып килде. Дәүләт Советы рәисе Рөстәм Миңнехановны бу традициягә тугрылыклы калырга чакырды. Депутатлар корпусы, үз чиратында, аның бар өлкәдәге башлангычларына, инициативаларына ярдәм итәчәкләрен ышандырды. "Республика әле бик озак Шәймиев эпохасы белән яшәячәк. Татарстанның яңа тарихы- узган гасырның дистә елы, бу гасырның 10 елы аның исеме белән бәйле", -ди Фәрит Мөхәммәтшин. Ул яңа тарихта ТР парламентының беренче җитәкчесе, ТР беренче Президенты өчен ТР Дәүләт Советы утырышлар залында даими урын булдырылуын хәбәр итте. Моннан тыш, ТР Дәүләт Советы Президиумының Минтимер Шәймиевкә "Татарстан алдындагы казанышлары өчен" орденын бирү тәкъдиме белән чыгачагын җиткерде.

Гамәлдәге Президентның вәкаләтләре 25 мартта тәмамлана. Аңа кадәр Минтимер Шәймиев Президент вазифасында калачак. Ә Президент вәкаләтләре бирелгән Рөстәм Миңнеханов ул вакытка кадәр Премьер-министр вазифасын үтәүне дәвам итәчәк. Татарстанның яңа Президенты инаугурациясе 25 мартка билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International