Түбән Кама шәһәрендәге урамнарның берсенә Бөек Ватан сугышы ветераны исеме бирелде

2010 елның 3 феврале, чәршәмбе
Түбән Камада легендар якташлары, Дан орденының тулы кавалеры Рифкать Гайнуллин исемен мәңгеләштерделәр.

Күптән түгел генә яңа йортлар калкып чыккан 34 нче микрорайондагы урамга аның исеме бирелде. “Мондый карар узган елның сентябрь аенда ук кабул ителгән иде. Шәһәр һәм районның күп кенә оешмалары урамга Бөек Ватан сугышы ветеранының исемен бирү үтенече белән чыкты”, – дип сөйләде Түбән Каманың баш архитекторы Фирдәвес Ханов.

Кешеләр әлегә күчеп килмәгән күп катлы яңа йортларга легендар ветеранның исеме язылган табличкалар урнаштырылган инде. Якын көннәрдә шәһәрдә Рифкать Гайнуллин музее ачылачак. Аның экспозицияләре кадет мәктәбендә урнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International