Чаллыда елына 500 мең автомобиль эшләп чыгаручы яңа завод сафка басачак. 11 февраль көнне автошәһәрдә Россия Премьер–министры Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында «Соллерс» һәм «FIAT» компанияләре арасында уртак предприятие төзү турында меморандум имзаланды.
РФ Премьер–министры Владимир Путин, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, «FIAT S.p.A» компаниясенең башкаручы директоры Серджио Маркионне һәм «Соллерс» ААҖ генераль директоры Вадим Швецов «Соллерс – Чаллы» заводының җитештерү куәтләрен карады, хәзерге вакытта анда «FIAT»- «Albea», «Doblo» һәм «Linea» модельләре җыела. Владимир Путинга шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасындагы «Соллерс» заводында эшләп чыгарылучы «FIAT Ducato» коммерция автомобиленең модификацияләрен дә күрсәттеләр.
РФ Премьер–министры «FIAT» һәм «Соллерс» җитәкчеләре белән очрашу үткәрде, анда Россиядә автомобильләр җитештерү буенча яңа уртак предприятие төзү перспективалары хакында фикер алышынды.
«FIAT» һәм «Соллерс» уртак предприятиесен булдыру Россиядә автомобильләр эшләп чыгару өчен җитештерү үзәген ачуны күздә тота. Әлеге проектны гамәлгә ашыру Россиянең җиңель автомобильләр базарында «АвтоВАЗ»дан кала икенче эре предприятие барлыкка килүгә юл ачачак.
Уртак предприятиенең продукциясе C, D классларының 9 яңа моделен, шулай ук кроссоверлар һәм «внедорожниклар», шул исәпән «FIAT-Chrysler» глобаль платформасындагы 6 модельне үз эченә ала. Яңа предприятиедә елына 500 меңгә кадәр автомобиль эшләп чыгарылачак, шуларның 10 процентын экспортка озату күздә тотыла. Проектны гамәлгә ашыру мәйданчыгы итеп Чаллы шәһәре сайланган, анда бүгенге көндә эшләүче автозавод базасында яңа җитештерү куәтләре, шулай ук комлектлау җиһазлары эшләп чыгару буенча технопарк төзеләчәк.
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, «Соллерс» – базарда әле берничә ел гына эшләүче шәхси компания. «Италия Премьер–министры Сильвио Берлускониның соңгы визиты вакытында без «Соллерс» һәм аның партнеры – «FIAT» компаниясенең уртак проектларына ярдәм күрсәтү мәсьәләләре хакында фикер алыштык, – дип ассызыклады В.Путин. – 2009 елда компаниянең продукция сатудан кергән акчасы 34,5 миллиард сум тәшкил итте. Бу – кризис шартларында. Ә 2008 елда ул 64 миллиард сум булган иде».
Владимир Путин «Соллерс»ның «FIAT» компаниясе белән 2006 елдан бирле актив хезмәттәшлек итүен искәртте. «Хәзерге вакытта без хезмәттәшлекне дәвам итү һәм киңәйтү турындагы тагын бер тәкъдимне карыйбыз. Бүгенге көнгә кадәр «Соллерс» «FIAT» белән уртак производствога 600 миллион еврога якын акча салды. Ә яңа проект 2 миллиард евро күләмендә гомуми инвестицияләр таләп итә», – дип белдерде Премьер–министр.
РФ Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, 2009 елда дәүләт «Соллерс» компаниясенә җитди ярдәм күрсәтте. «Соллерс» компаниясе тарафыннан җитештерелгән тауарларны сатып алу өчен 5,7 миллиард сум акча сарыф иттек. Моннан тыш, гражданнарга ташламалы кредит бирү хисабына 2100 автомобиль сатылды. «Соллерс» компаниясенең тагын 1200 автомобиле ташламалы тариф буенча Ерак Көнчыгышка сату өчен җибәрелде», – дип хәбәр итте Владимир Путин.
В.Путин завод өчен яңа җиһаз сатып алуга гына да 1 миллиард евро акча кирәклегенә игътибар юнәлтте, аның 600 миллионнан артыгы Италиядә җитештерелгән җиһазлар сатып алуга сарыф ителәчәк.
«Соллерс»ның генераль директоры Вадим Швецов һәм «FIAT S.p.A» компаниясенең башкаручы директоры Серджио Маркионне яңа уртак предприятие төзү турындагы меморандумны имзалады.