Искәртеп узабыз, 27 гыйнварда Россия Президенты Дмитрий Медведев Татарстан Президенты вәкаләтләрен тапшыру өчен Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итте.
Декабрь ахырында "Бердәм Россия" партиясе Татарстан Республикасы Президенты вазифасына өч кандидатура күрсәтте. Алар - республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев.
22 гыйнварда М.Шәймиев Дмитрий Медведев белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты вазифасында үз вәкаләтләрен озайту турындагы мәсьәләне карамау үтенече белән мөрәҗәгать итте.
ТР Президентының вәкаләтләр вакыты 25 мартта чыга.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.