Петербургта Ленинград камалышы өзелүнең 66 еллыгы билгеләнде

2010 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе
27 гыйнварда петербурглылар һәм шәһәр кунаклары Ленинград камалышы өзелүнең 66 еллыгын билгеләде. Санкт-Петербург өчен 27 гыйнвар олы дата. Алтмыш алты ел элек Ленинград фашист камалышыннан азат ителә. Иртүк шәһәр өстеннән биеккә күккә аэростат күтәрелде. Аны урнашкан гадәт буена Петропавловск ныгытмасы пляжыннан очырдылар. Резиналы тукыма һәм 700 литрга якын гель тутырылган аэростат прожекторлар яктысында иртәнге караңгы күк йөзендә дә яхшы күренде. Бу аэростат - Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәрне дошман самолетларыннан саклаганга охшаган. Дөрес, аерма бар, хәрбиләр аны шартлагыч водород белән тутырган булган.

Җиңү мәйданында тантаналы - кайгылы чара узды. Тәүдә Ленинградны батырларча яклаганнар хөрмәтенә куелган Монументка веноклар һәм чәчәк гөлләмәләре салынды. Аннары бер минут тын калып тордылар, тынлыкны Ленинград метрономының коры тибеше һәм салют өзде. Шунда ук 900 кызыл шар (камалыш көннәре санынча) салкын күк йөзенә күтәрелде. Шарлар камалышны кичергәннәр, ветераннар, шәһәр хакимияте вәкилләре һәм яшьләр кулында иде.

Ленинград камалышы өзелүнең 66 еллыгына багышланган чараларның иң зурысы Пискаревска мемориалында узды. Бирегә укучы балалар, ветераннар, Ленинград камалышында булганнар, шәһәр хакимияте әгъзалары, рәсми, җәмәгать оешмалары вәкилләре килде. Көн бик салкын булуга карамастан, меңнәрчә кеше җыелды. Яшен-картын берләштергән сагышлы да, тантаналы да искә алу чарасы иртәнге төгәл сәгать 11 дә бер минутлык тынлыктан башланды. Туганнар каберлеге өстендәге тынлыкны Ленинград метрономы тибеше генә бозды. Аның артыннан Русия гимны яңгырады. Ватан - Ана монументы янына чәчәк веноклары һәм гөлләмәләре салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International