27 гыйнварда Казанга Палестина милли администрациясе Башлыгы Мәхмүд Аббас килде. Халыкара "Казан" аэропортында Палестина җитәкчесен Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Мәхмүд Аббас Татарстанда Россия Федерациясенә эш визиты кысаларында була. Кичә, 26 гыйнварда, ул Россия Президенты Дмитрий Медведев белән очрашты.