ТР Президенты Минтимер Шәймиев 12 февраль көнне Кремльдә Бөтендөнья банкының Россия буенча директоры, банкның Мәскәүдәге даими вәкиле Клаус Роланд белән аның булачак алмашчысы Педро Альба белән очрашты.
Клаус Роланд бу вазифада 2007 елның апреленнән бирле эшләде. Шушы вакыт эчендә ул Татарстанның чын мәгънәсендә дустына әйләнде. Агымдагы елның 22 февраленнән ул инде Бөтендөнья банкының Кытайдагы даими вәкиллеген җитәкчләячәк. Аны Россиядә моңарчы Бөтендөнья банкының Аргентина, Чили, Парагвай һәм Уругвайдагы вәкиллеге җитәкчесе Педро Альба алмаштыра.
Татарстан Президенты шушы еллар эчендә актив һәм уңышлы хезмәттәшлек өчен Клаус Роландка рәхмәт сүзләрен җиткереп, аңа “Казанның 1000 еллыгы” медален тапшырды. Узган ел Бөтендөнья банкының Россиягә салган инвестицияләре күләме 3 млрд. долларга якынлашкан. Минтимер Шәймиев монда Россиядәге вәкилнең зур роль уйнавын искәртте. Аның белдерүенчә, Бөтендөнья банкы белән хезмәттәшлек Россиягә, шул исәптән Татарстанга бик күп яклап булыша. “Шушы еллар эчендә Сезнең таләпләргә җавап бирү өчен зур тырышлыклар куярга туры килде. Сез безне үзгәртәсез, квалификацияне күтәрергә булышасыз. Күп нәрсәгә күзне ачтыгыз ”, -дип искәртте ул. Татарстан Бөтендөнья банкы белән 2000 елдан хезмәттәшлек итә. Президент шушы еллар эчендә гамәлгә ашырылган проектларны барлап, аларның республика язмышында мөһим роль уйнавын ассызклады. Казанның 1000 еллыгына әзерлек, мәгариф системасын яңарту һ.б. шундыйлардан. Минтимер Шәймиев бу хезмәттәшлек алга таба да уңышлы дәвам итәр һәм моңа яңа директор зур өлеш кертер дигән ышаныч белдерде. Узган ел хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан Татрастан белән әлеге халыкара оешма арасында стратегик партнерлык Меморандумы имзаланган иде. Ул, аерым алганда, республикада гомуми һәм урта белем бирү системасының үсеше, авыл муниципалитетлары өчен җирле инициативаларны яклаган программалар эшләп, гамәлгә кертү, дәүләт идарәсе системасын камилләштерү, нәтиҗәле социаль ярдәм программаларын ныгыту, икътисади үсешкә ярдәм итү һ.б. юнәлешләрне эченә ала. Сүз уңаеннан, бүген Министрлар Кабинетында Бөтендөнья банкы белән 4 килешү имзаланды. Алар мәгълүмат технологияләре, хезмәт ресурслары, мәгарифне реформалаштыру, җирле үзидарә органнары инициативаларын үстерүгә кагыла.
Президент Клаус Роландка яңа вазифасында уңышлар теләп, алга таба бу вазифада да хезмәттәшлек мөмкинлекләрен искәртте. Клаус Роланд үзе дә республика белән Бөтендөнья банкы арасында ике як өчен файдалы булган актив хезмәттәшлек алга таба дәвамлы булырга тиеш дигән фикердә. “Дөньядагы финанс кризисы акчага караганда да тиешле квалификацияле кадрлар әзерләүнең мөһимрәк булуын ачты. Шуңа күрә хезмәттәшлектә мәгариф өлкәсендәге инициативаларга һәм кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирелергә тиеш”, -дип белдерде ул.