Минтимер Шәймиев: "Татарстанның яңа Президентына ярдәм итәргә тырышачакмын"

2010 елның 23 гыйнвары, шимбә

23 гыйнварда Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия һәм республика ГМЧ журналистлары өчен матбугат конференциясе үткәрде. Анда Минтимер Шәймиев үз кандидатурасын республика Илбашы вазыйфасына тәкъдим итмәү буенча кичә кабул иткән шәхси карарын шәрехләде.

Искә төшереп үтәбез, кичә Мәскәүдә РФ Дәүләт Советының утырышыннан соң РФ Президенты Татарстан Президенты белән аның соравы буенча эшлекле очрашу үткәрде. Минтимер Шәймиев РФ Президентына республика Илбашы вазыйфасына 2010 елның 25 мартында вәкаләтләре вакыты чыккач аның кандидатурасын тәкъдим итмәвен сорап мөрәҗәгать итте. РФ Президенты Дмитрий Медведев Минтимер Шәймиевнең үз кандидатурасын үзе кире кагу белән бәйле рәвештә Татарстан Президенты вазыйфасына республиканың Премьер-министры Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итәчәк.

Минтимер Шәймиев матбугат конференциясендә Татарстан Президенты вазыйфасы 1990 еллар башында пәйда булды, дип искә төшереп үтте. Ул вакытта мондый вәкаләтнең кирәк булу-булмавы турында бәхәс чыккан иде. Аннары бер көндә Россия Президенты һәм Татарстан Президенты сайланды. Шул вакытта республика ТР Президентын сайлауны яклап тавыш бирде. Соңыннан ТР Конституциясендә ТР Президенты 2 срок кына эшли ала дип язылды. ТР Дәүләт Советы ТР Конституциясен үзгәрткәч бу сроклар алынды. Минтимер Шәймиев 3 тапкыр ТР Президенты итеп сайланды һәм соңгы тапкыр 2005 елда.

Минтимер Шәймиев ТР Президенты вазыйфасыннан китү карарын болай шәрехләде: "Минем өчен бу хәл ителгән мәсьәлә иде". Аның сүзләренчә, ул 2005 елда ук үзен республика Илбашы вазыйфасына тәкъдим итмәү мәсьәләсен куйган. Эчке һәм сәяси сәбәпләр дә булган. Ул вакытта РФ Президенты Владимир Путин иде һәм ул Минтимер Шәймиевтән тагын бер срок эшләвен сораган.

"Без озак сөйләштек һәм килештек, - дип сөйләде Минтимер Шәймиев. Ә кичә ныклы карар кабул ителде".

Узган елның декабрендә "Бердәм Россия" партиясе РФ Президентына республика Илбашы вазыйфасына 3 кандидат: Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны тәкъдим итте. 

"Федераль үзәктә Татарстаннан тәкъдим ителгән кадрлар белән танышкач: Минтимер Шәрип улы, сездә кадрларның бик яхшы плеядасы, дип белдерделәр. Шундый бәя бирелде. Бәхеткә, республикада лаеклы кандидатуралар бар. Команда эшли, яңартыла, без киләчәк алгарышка ирешә алабыз. Бу фактны кире кагып булмый", - диде ТР Президенты.

Журналистларның ТР Президентының китүе сәламәтлеге белән бәйле түгелме дигән соравына Минтимер Шәймиев үзенә генә хас зирәклек һәм шаяру белән болай диде: "Еллар үтә, ә минем яшьтә бик тиз. Мин аллаһы тәгаләгә яхшы сәламәтлек өчен рәхмәтлемен. Узган туган көндә әгәр үзеңнең 73 яшендә утырасын икән инде, бу яхшы икәнлеген аңладым".

ТР Президенты зур сәясәттән киткәч нәрсә белән шөгыльләнәчәк дигән сорауга ул: Татарстанның яңа Президентына ярдәм итәргә тырышачакмын", - диде.

Республика Илбашы төбәктә урнашкан конфессияара һәм милләтара татулыкны саклау әһәмияткә ия дип ассызыклады. Бу традицияләрне ныгытырга кирәк.

Минтимер Шәймиев үзенең киләчәккә планнары турында: "Бу яшемдә Мәскәүгә бармыйм. Минем позициям - кайда туганмын шунда кирәкмен. Бу минем күңел халәтем. Миңа уңайлы булса, мин бәхетле".

ТР Президенты киләчәктә бер проект белән төгәл шөгыльләнәчәк: "Болгар тыюлык-музеен һәм XVI гасыр Свияжски монастырен торгызу теләгем зур", - диде ул.

Минтимер Шәймиев планнары белән Дмитрий Медведев һәм Владимир Путин белән уртаклашкан. Аның сүзләренчә, ил җитәкчелегендә аңлау тапкан. Республика тыюлык-музейларны торгызу проектын федераль үзәк белән паритетлы нигездә финансларга әзер. Бу уңайдан РФ финанс министры Алексей Кудрин белән сөйләшү булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International