Россия Президенты "Татнефть" генераль директорына ШХО һәм БРИК өчен рәхмәт белдерде

2010 елның 22 гыйнвары, җомга
РФ Президенты Дмитрий Медведев "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновка 2008-2009 елларда Шанхай хезмәттәшлек оешмасында Россия рәислеген тәэмин итүгә, ШХОда әгъза булып торучы дәүләтләр башлыклары Советы утырышын һәм 2009 елда Екатеринбургта Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай илләренең беренче саммитын әзерләүдә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына "Татнефть"нең матбугат хезмәтендә белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International