Казанда сирәк басмалар күргәзмәсе ачылды

2010 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстанның Милли китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге китапханә ачылуына 145 ел тулуга багышланган "Сирәк китаплар коллекциясе дөньясында" күргәзмәсен оештыра.

Экспозициядә оешуның беренче елларында чыккан белешмәләр, хисап китаплары аша китапханәне булдыру тарихы, XIX гасырдагы китап культурасы белән танышып була. Күргәзмәдә шулай ук И.Второв һәм И.Сахаров коллекцияләрендә сакланган сирәк басмалар да тәкъдим ителә.

Китаплар белән китапханәнең төп бинасы уку залында быелның августына хәтле танышып була, дип хәбәр иттеләр ТР Милли китапханәсеннән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International