Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турындагы" Законга кул куйды.
Закон нигезендә Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына күрсәтелә торган ярдәмнең принциплары, шартлары, формалары һәм төрләре, мондый ярдәмнең акча чыганаклары һәм ресурслары, республика дәүләт хакимияте органнары һәм җире үзидарә органнарының бу өлкәдәге компетенциясе билгеләнә.
Закон тексты гаммәви мәгълүмат чараларында рәсми төстә басылачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.