2010 елда Дәүләт гарантияләре программасында - яңа юнәлешләр

2010 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе
20 гыйнвар көнне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында "2010 елда халыкка бушлай медицина ярдәмен күрсәтү буенча Дәүләт гарантияләре программасын тормышка ашыру эшләрен оештыру" темасына киңәшмә узды. Анда сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы Идарәсе җитәкчесе Рөстәм Сәфиуллин ТР Министрлар Кабинетының сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Борис Менделевич, республика сәламәтлек саклау учреждениеләренең баш табиблары катнашты.

Республикабызның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов ассызыклап үткәнчә, ел саен дәүләт гарантияләре программасы берникадәр үзгәрешләр кичерә. Быел да программа кысаларында яңа юнәлешләр тормышка ашырыла. Кан тамырлары авырулары булган кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү максатыннан, 1 гыйнвардан Республика клиник хастаханәсе һәм 2-нче санлы Республика клиник хастаханәсенең неврология бүлегендә ике яңа районара бүлек эшли башлады. Аларның һәрберсе 30 койкага исәпләнгән. Быелның 1 октябреннән Яшел Үзән район үзәк хастаханәсендә дә шундый бүлек ачу күздә тотыла.

Татарстанның Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Чистай район үзәкләрендә 14 Сәламәтлек үзәге эшли башлау да Дәүләт гарантияләре программасының нәтиҗәлелеген күтәрәчәк.

Министр әйтеп үткәнчә, бүгенге бурыч - сәламәтлек саклау өлкәсенә бүлеп бирелгән акчадан нәтиҗәле файдалану. Айрат Фәррахов зур игътибарны илебездәге җитештерүчеләргә бирергә кирәклеген әйтте. "Сәламәтлек саклау учреждениеләре йомшак җиһазларны кыйбатка алырга тиеш түгел, бездәге җитештерүчеләр аларны кимрәк бәягә дә сата", - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International