М.Шәймиев һәм Г.Онищенко кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре хакында фикер алышты

2010 елның 10 феврале, чәршәмбе

10 февраль көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте җитәкчесе Геннадий Онищенко белән очрашты.

Очрашуда халыкның санитар–эпидемиологик куркынычсызлыгын тәэмин итү, яшәү мохите факторларының кешегә зарарлы йогынтысын, йогышлы һәм йогышсыз авыруларны кисәтү, шулай ук кулланучыларның хокукларын яклау һәм кулланучылар базарын үстерү өчен закон таләпләре үтәлеше өлкәсендә федераль һәм республика структураларының үзара бәйләнешенә кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алышынды.

“Сез гражданнарыбызның мәнфәгатьләрен эзлекле рәвештә яклыйсыз. Безнең барыбызның да сәламәтлеге һәм иминлеге әлеге өлкәгә җәлеп ителгән барлык дәүләт структуралары һәм иҗтимагый оешмаларның үз эшләрен ни дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм көйле алып баруына бәйле”, – дип ассызыклады М.Шәймиев әңгәмә барышында.

Ул шулай ук кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте белгечләренең 2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья җәйге Универсиада Россия һәм Халыкара нормативлар нигезендә оештырылсын өчен барысын да эшләячәкләренә ышаныч белдерде.

Очрашуда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А.Фәррахов, кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе В.Морозов, ТР Президенты каршындагы икътисади мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе Е.Гришин һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International