Автономия башлыгы визитының программасы билгеләнгән инде. 25 гыйнварда Аббас әфәнде Сочита РФ Президенты Дмитрий Медведев белән очрашачак, аннары Мәскәү һәм Казанда булачак.
Мәхмүд Аббас РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән дә очрашырга ниятли. Моннан тыш, аның Премьер-министр Владимир Путин белән сөйләшүләр алып баруы да ихтимал. Мәхмүд Аббас Россиядәге әңгәмәдәшләренә төбәктәге соңгы вакыйгалар хакында сөйләячәк.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.