Р.Миңнеханов: "Татарстан Хөкүмәте ЭЭМнан реформалау буенча тәкъдимнәр көтә"

2010 елның 19 гыйнвары, сишәмбе
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы үзенең оператив хезмәт эшчәнлеге буенча алгы позицияләреннән чигенми. Министрлык карамагындагы личный состав белән уңышлы эшләү, алар өчен республикада гамәлдә булган социаль пакет, хезмәттә инновацион технологияләр киң куллану - болар барысы да үзенең уңай нәтиҗәсен бирә һәм аклана да. Билгеле, җитешмәгән яклар һәр өлкәдә, һәр тармакта була, әмма Казанга килгән чит ил инвесторлары Татарстан башкаласын куркынычсыз шәһәр дип таный, билгеле. Моңа алга таба да омтылырга кирәк, чөнки инвестицион җәлеп итүчәнлек бирегә килеп яшәр һәм эшләр өчен зур белгечләрне дә кызыксындыра.

Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең Татарстан эчке эшләр органнарының 2009 елдагы оператив хезмәт эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга корылган утырышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта җәмәгать урыннарындагы вазгыять сәламәтләндерүне таләп итә, Эчке эшләр министрлыгы өчен коррупциягә каршы тору актуаль мәсьәлә булып кала бирә. "Мондый күренешләр чәчәк аткан эшчәнлек өлкәләре милициянең кискен контроленда булырга, ә кулга чиста булмаган түрәләр тиешле җазасын алырга тиеш. Халыкның хакимияткә ышанычы, республиканың инвестицион климаты, бизнес кору эшләре бу мәсьәләнең ни рәвешле хәл ителгәненә бәйле, шуңа күрә дә мәсьәлә принципиаль булып санала", - дип басым ясап әйтте Р.Миңнеханов.

Шушы министрлык алдына куелган бурычларның берсе - өстенлекле илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның һәм торакны капиталь ремонтлау программасы турындагы 185 нче Федераль законны тормышка ашыруның үтәлеше мәсьәләсе. Хәзерге вакытта федераль һәм республика бюджетларыннан бирелә торган акча күләме бик зур, аларның максатчан кулланылышы бик әһәмиятле. Шуңа күрә, кулга чиста булмаган түрәләрне, төзүчеләрне табып җавапка тарту өчен системалы эш алып бару таләп ителә, дип янә игътибарны юнәлтте ул. Шулай ук алданган өлешчеләр проблемасын да хәл итәсе бар. Министрлыкка исә, закон көче кулланып, тиешле документлары булмый торып төзелеш эшләрен башлау, дәүләт акчасы хисабына баю фактларына җавап бирү сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International