Республиканың Белем бирү сыйфатын тикшерү үзәге семинар уздырды

2010 елның 15 гыйнвары, җомга
Республиканың Белем бирү сыйфатын тикшерү үзәге ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләрендә 2010 елда мәгълүмат базасын формалаштыру өчен җаваплы белгечләргә өйрәтү семинары уздырды.

Үзәкнең рәсми сайт хәбәрләренә караганда, семинарда 2010 елда Бердәм дәүләт имтиханын норматив документлар белән тәэмин итү; БДИда катнашучыларның мәгълүмат базасын формалаштыру буенча инструктаж үткәрү мәсьәләләре күтәрелгән; махсус программа тәкъдим ителгән һәм аның белән эшләргә өйрәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International