Казанда метроның "Мәскәү" станциясен төзү эшләре башлана

2010 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Якын көннәрдә Воровский урамындагы төзелеп бетмәгән тимер юл вокзалы янында "Мәскәү" станциясен төзү эшләре башланып китәчәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына "Казметрострой" муниципаль унитар предприятиесеннән хәбәр иттеләр.

Станцияне төзү өчен мәйданчык бүлеп бирелгән инде. Бер атнадан соң бу урында тәүге шпунт (булачак станциянең нигез чокыры стенасының бер элементы) кагылачак. Шпунтлар металлдан эшләнгән. Станциянең стенасы да металлдан булачак. Шул ук вакытта метроның кайбер станцияләренең стеналары башка материалдан эшләнгән. Кагып кертелгән шпунтларның озынлыгы бер чакрым тирәсе тәшкил итәчәк.

"Мәскәү" станциясенең вокзал белән янәшә урнашуы Казан пассажирлары өчен уңайлы булачак. Бу урында пассажирлар күчеп утыра ала. Алар метро вагоннарыннан тимер юл вагоннарына күчеп утырып, юлларын дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International