13 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә 2009 ел нәтиҗәләре буенча ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды Попечительләр советы утырышына әзерлек буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстанда социаль ипотека программасын гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләр һәм узган елда аны үтәү барышында очраган проблемалар хакында фикер алышынды.
"Әлеге программа буенча безнең эшнең төп нәтиҗәсе мондый: без Татарстанда торак проблемасына бәйле киеренкелекне акрынлап юкка чыгарабыз", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Республика башлыгы киңәшмәдә катнашучылар алдына конкрет бурычлар куйды. Алар түбәндәгеләр: социаль ипотека буенча торак бирүгә исәпкә кую кагыйдәләрен эшләп бетерергә, торак алуны исәпкә куелган көннән алып 3 ел дәвамында тәэмин итәргә, нормативтан тыш торак өчен түләү тәртибен җайга салырга, татарстанлылар өчен бик тә мөһим әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен ныклы контроль булдырырга.
Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, төрле министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.