11 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Мәгариф турындагы" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турындагы" Татарстан Республикасы Законына кул куйды.
Әлеге Закон федераль закон нигезендә дәүләт һәм муниципаль мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә ата-аналар тарафыннан түләнгән акчаны компенсацияләү башка формадагы милеккә караган мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарына да кагыла.
Закон тексты рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.