Татарстан синоптиклары көннәр суытачак һәм кар явачак дип вәгъдә итә

2010 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе
Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада болытлы һава, кар явуы көтелә. Белгечләр температураның шактый түбәнәюе хакында кисәтә. 12 гыйнварда төнлә һәм көндез 23-26 градус салкын көтелә.

Казанда көндез 8-10 градус, гомумән республика буенча 10-13 градус салкын булачак.

13 гыйнварга каршы төндә республикада 8 градустан 13 градуска кадәр салкын көтелә, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International