Дөньяның футбол клубы тренерлары арасында Корбан Бердыев - 11 нче!

2010 елның 10 гыйнвары, якшәмбе
Гус Хиддинк белән Корбан Бердыев Халыкара футбол тарихы һәм статистикасы федерациясе - IFFHS тарафыннан төзелгән дөньяның иң яхшы футбол клубы тренерлары исемлегендә кертелгән. Әлеге федерациянең рәсми сайтында күрсәтелгәнчә, 85 ил экспертларының Россиянең җыелма командасы баш тренеры, узган елның язында Лондонның "Челси" клубына җитәкчелек иткән Г.Хиддинк 38 очкосын, Казанның "Рубин" клубы баш тренеры К.Бердыев 14 очкосын "җыя" алган.

Аерым алганда, 17 кешедән торган рейтинглар исемлегендәге алдагы 11 урын түбәндәге тәртиптә бирелгән:

1. Хосеп Гвардиола ("Барселона") - 300 очко

2. Алекс Фергюсон ("Манчестер Юнайтед") - 137

3. Жозе Моуринью ("Интер") - 66

4. Алехандро Сабелла ("Эстудиантес") - 54

5. Мирча Луческу ("Шахтер") - 50

6. Арсен Венгер ("Арсенал") - 44

7. Гус Хиддинк ("Челси") - 38

8. Лоран Блан ("Бордо") - 34

9. Хорхе Фоссатти ("ЛДУ") - 16

10. Феликс Магат ("Вольсфбург"/"Шальке") - 15

11. Корбан Бердыев ("Рубин") - 14.

Беренче урынга чыккан Х.Гвардиоланы бүләкләү тантанасы 1 февральга билгеләнгән, былтыр исә А.Фергюсон планетаның иң яхшы клуб тренеры дип игълан ителгән иде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International