Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Татарстан Президенты: "Иң мөһиме - кешеләрнең сәламәтлеге"
2009 елның 29 августы, шимбә
Бүген Казанда ТР сәламәтлек саклау учреждениеләренә 110 санитар автотранспорт чарасы тапшырылды.
Яңа автомобиль ачкычларын ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Казан мэры Илсур Метшин һәм Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов тапшырды.
Әлеге реанимобильләр ярдәмендә табиблар Татарстанның меңләгән гаиләсенә тормыш, бәхет һәм сәламәтлек бүләк итә ала. Республика сәламәтлек саклау учреждениеләренә барлыгы 243 берәмлек санитар автотранспорт сатып алынды. Машиналар Татарстанда "Соллерс" компаниясендә җитештерелгән.
Машиналарны тапшыру тантанасында чыгыш ясаган республика башлыгы болай дип ассызыклады: "Иң мөһиме - кешеләрнең сәламәтлеге. Халыкка һәрьяклап, сыйфатлы һәм югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү - безнең төп бурыч".
ТР Президентының сүзләренә караганда, кризистан соң Татарстан куәтле старт алачак, чөнки моңа тиешле нигез булдырылган. "Бу моннан 19 ел элек Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү нәтиҗәсендә мөмкин булды. Без аны ышанычлы рәвештә гамәлгә ашырабыз, моның Россия Федерациясен ныгытачагын һәм халыкның яшәү сыйфатын яхшыртачагын яхшы беләбез", - диде Минтимер Шәймиев.
Кризис шартларында Чаллыда Югары технологияле медицина үзәген төзү дәвам итте.
"Республика медицина учреждениеләрендә заманча җиһазлар урнаштыруны дәвам итәчәкбез, - дип вәгъдә бирде республика башлыгы. - Табиблар һәркайсыбызның сәламәтлеге хакына тырышып эшләргә тиеш".
Үз чыгышының ахырында Татарстан Президенты тантанада катнашучыларның һәркайсын якынлашып килүче Республика һәм шәһәр көне белән котлады.
Журналистларга биргән интервьюсында ТР сәламәтлек саклау министрлыгының беренче урынбасары Гадел Юнысов белдергәнчә, 243 машинаны сатып алу өчен 308 миллион сум акча тотылган: аларның 70 проценты - федераль үзәктән, 30 проценты республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.
"Быелның ахырына кадәр без федераль үзәктән С классындагы тагын 26 реанимобиль алырга ниятлибез. Алар М-7 трассасында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне травматология үзәкләренә китерү өчен хезмәт итәчәк", - диде Гадел Юнысов.
Искәртеп узабыз, агымдагы елның маенда Россия Федерациясе Төбәкләр үсеше министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты федераль бюджеттан республика бюджетына 2009 елда автотранспорт чаралары һәм коммуналь техника сатып алу өчен субсидия бүлеп бирү турында килешү төзеде. Аның кысаларында, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстан медицина учреждениеләре эшчәнлеген тәэмин итү өчен 243 берәмлек санитар автотранспорт сатып алу планлаштырылган. Бу - "Fiat Ducato" маркалы 188 ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү автомобиле, "Fiat Doblo Panorama" маркалы участок хезмәте өчен 45 күп функцияле автомобиль һәм "Fiat Doblo Panorama" маркалы участок хезмәте өчен носилкалы 10 күп функцияле автомобиль. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү автомобильләренә иң яхшы медицина җиһазлары урнаштырылган.
2009 елның 29 августы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз