Ф.Мөхәммәтшин: "Парламент дәресе" укучыларны, педагогларны кызыксындырды"

2009 елның 22 декабре, сишәмбе
22 декабрьдә ТР Дәүләт Советында Парламент дәресе - 2009га багышланган иҗади эшләрнең республика бәйгеләренә нәтиҗә ясалды. Бөтен республикадан, конкурсларда катнашу өчен, 250дән артык укучы үз иҗади эшләрен җибәргән. Аларның иң яхшылары Казанга чакырылды. Бүген Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин шәхсән котлады.

Иң яхшы рәсем ясаган, иң яхшы инша, иң яхшы эссе язган һәм иң яхшы закон проекты эшләгән 36 укучыга истәлек дипломнары һәм бүләкләр тапшырылды. Чара башланганчы, ТР парламенты фойесында конкурска килгән эшләр белән танышырга мөмкин иде.

Билгеле булганча, республика мәктәпләрендә "Законнар кайда туа?" дип исемләнгән "Парламент дәресе - 2009" агымдагы елның 28 октябрендә узган иде. Анда ТР Дәүләт Советы һәм муниципаль берәмлекләрдән сайланган депутатлар катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин үзе Казандагы 177 нче урта мәктәбендә узган Парламент дәресендә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International