Алексей Савинов татарстанлыларга "Урман олимпиадасы" үткәрергә әзерләнергә тәкъдим итте

2009 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстанда Лубьян урман хуҗалыгы техникумында урманчылар өчен бөтенроссия спорт олимпиадаларының берсе үткәрелергә мөмкин. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында республика урман хуҗалыгы җитәкчеләрен бүләкләү тантанасында Россия урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Алексей Савинов белдерде.

Ул техникум директоры Мулланур Гобәйдуллинны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының мактау грамотасы белән бүләкләде һәм зур чара үткәрергә әзерләнергә тәкъдим итте.

Алексей Савинов шулай ук шәһәр яны һәм Саба урманчылыгы җитәкчеләренең дә эшен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International