Хакимияткә ышанычны ничек кире кайтарырга?

2003 елның 28 июне, шимбә
Узган шимбәдә, 28 июньдә, Мәскәүдә үзенең колачы буенча тиңдәшсез гамәлият - "Бердәм Россия" партиясе тарафдарлары форумы булды. Ул "Президент белән бергә" лозунгы астында узды. Лужникида "Дружба" универсаль спорт залында шушы чарага 3 меңнән артык кеше җыелды. Алар илнең барлык почмакларыннан килгән иде. "Бердәм Россия" тарафдарларының төбәк оешмалары векилләре якындагы елларга партия платформасын формалаштыру буенча конкрет тәкъдимнәр алып килде. Наказларны партия тарафдарлары җирле дәрәҗәдә узган шундый җыелышларда эшләгән иде. Татарстан делегациясе гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Шамил Каратай җитәкчелегендә Мәскәүгә 46 кеше составында килде.

Форум эшендә "Бердәм Россия" югары советы рәисе - РФ эчке эшләр министры Борис Грызлов һәм югары советның рәистәшләре - Россия гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Мәскәү мэры Юрий Лужков җитәкчелек итте.

БЕЛЕШМӘ. "Бердәм Россия" әгъзаларының гомуми саны ярты миллион кешегә диярлек җитә. Һәр төбәктә партиянең бүлекләре теркәлгән: җирле бүлекләр 2,5 меңнән артык, башлангыч бүлекләр - 19 мең. Федерация субъектларыңда 50 гә якын депутат фракциясе эшли. Закон чыгару җыелышларында 1,2 меңнән артык депутат һәм партия тарафдары, Дәүләт Думасының 153 депутаты, Федерация Советының 42 әгъзасы бар. "Бердәм Россия" илдә тарафдарлар институтын - алга киткән демократия атрибуты булган һәм цивилизацияле күп илләрдә яшәп килә торган структураны төзи башлаган бердәнбер партия булып тора әле. Мондый система гади кешеләр белән кире элемтә булуын тәэмин итә. Әлеге кешеләрнең партия сәясәтенә йогынты ясау мөмкинлеге бар. Өстәвенә, ул дәүләт башлыгына дөрес юнәлештә эш итү мөмкинлеге бирә.

- Партиянең көче - андагы кешеләр саны белән түгел, барыннан да элек, аңа бирелгән тавышлар саны белән үлчәнә, - диде форумны ачканда Борис Грызлов. - Безнең илдә озак вакытлар буена җәмгыять белән хакимиятне стена бүлеп торды: хакимият җәмгыятькә карата гамьсез булды, ә җәмгыять хакимияткә һаман азрак ышаныч белдерде һәм аның өчен оялды. Бу - дәүләттә була ала торган иң куркыныч нәрсә. 2000 елдан, Владимир Путин Президент итеп сайлангач, һәм Дәүләт Думасының яңа составы эшли башлагач, илдә яңа сәяси чынбарлык барлыкка килде. Күп еллар дәвамында беренче тапкыр Россия икътисадый үсеш юлына басты, иртәгәсе көнгә ышаныч барлыкка килде.

Без күпчелек ышана торган хакимиятне сайлап алдык. Безнең тарафдарларның карашлары төрлечә, әмма барчасын көчле, азат һәм чәчәк атучы Россияне төзү турындагы хыял берләштерә...

Б. Грызлов форумда катнашучыларга Владимир Путин котлавын укыды. “Бердәм Россия”гә шундый киң иҗтимагый яклау күрсәтелү Россияне тергезү бурычларының үтәләчәгенә өмет тудыра, ә партия үз алдына шундый бурычларны куя, алар безнең дәүләтебез һәм аның гражданнары файдасына килештерелгән һәм конструктив эш белән тормышка ашырылачак”, - диелә Президент котлавында. - Үзләрен сайлап җибәргән кешеләрнең фикерен һәм мәнфәгатьләрен абруйлы рәвештә алга сөрә торган һәр катнашучы партия программасына конкрет тәкъдимнәр кертергә әзер. Алар шулай ук “Бердәм Россия” һәм аның тарафдарларының төп максатларын билгеләүче реаль эшләрдә дә катнашырга әзер...”

Форум инде әллә кайчан туйдырып бетергән партия съездларына охшамаган иде. Бернинди дә эчпошыргыч озын чыгышлар, күп санлы кешеләр утырган президиум, карарлар һәм резолюцияләр булмады. Чара Көнбатыштагы партия җыелышы рәвешендә барды. Партия лидерлары үзләре таныганча, хәзерге сәясәт - нотыклар һәм лозунглар гына түгел, әле ул үзенә күрә бер төрле тамаша да. Форумның сәхнә планы да шушы расламага туры килде. Аны популяр актер Сергей Жигунов һәм танылган телевидение хезмәткәре Жанна Агалакова алып барды. Кыска, ләкин сыйдырышлы (асылы буенча) нотыклар сөйләү үзләрен "Бердәм Россия" тарафдарлары дип санаучы артистлар - Лариса Долина, Лев Левченко, Лайма Вайкуле, Дмитрий Маликов, Валентина Толкунова, "Икс Миссия" һәм "Иван Купала" төркемнәре, "Тодес" шоу-балеты һәм башкаларның чыгышлары белән бергә барды.

Юрий Лужковның экспрессив сүзенең асылы түбәндәгедән гыйбарәт: "Бердәм Россия" - сул партия түгел, шуңа күрә ул хакимияттә монополиягә һәм монополияле икътисадка омтылмый. Бу үзенең лидерлары бары тик бәяләрне либеральләштерү һәм, халык мәнфәгатьләре, социаль проблемалар белән исәпләшмичә, радикаль базар турында гына сүз алып баручы уң оешма да түгел. "Без Россия базар шартларында җитештерә торган барлык нәрсәләрнең реаль кешегә ярдәм итүен телибез. Бик авыр бурыч бу, чөнки ул революцион үзгәртеп корулар белән бәйләнмәгән. Без үзебезнең дәүләтебезне үстерүнең компромисслы һәм оптималь юлын табарга тырышабыз," - диде башкала мэры.

Минтимер Шәймиев уңай күренеш сыйфатында шуны күрсәтеп узды: форумга төрле яшьтәге, төрле профессия, төрле милләт һәм төрле диннәрне тотучы кешеләр җыелды. Аларны актив гражданлык позициясе берләштерә. "Безнең барыбызга да бер бурыч - яңа җәмгыятьне төзү җаваплылыгы төште", - диде Татарстан Президенты.

- "Ничек кенә кыен булмасын, без шушы гаять зур тарихи бурычны үтәргә сәләтле, дип уйлыйм". РФ Президентын һәм "Бердәм Россия"не яклаучы иҗтимагый төркемнәр җәмгыятьтәге күп кенә авыр мәсьәләләрне аныклады, Игътибар шундый проблемаларга юнәлдерелде ки, аларны хәл итмичә Владимир Путин Россия парламентына җибәргән Юлламада куелган стратегик максатларга - эчке тулай продуктны ике тапкыр арттыру, фәкыйрьлекне бетерү, кораллы көчләрне яңарту максатларына ирешергә мөмкин түгел.

Мәсәлән, "Иң яхшы муниципаль хезмәткәр" Бөтенроссия конкурсы лауреаты (Северодвинскидан) Вячеслав Овчинников фикеренчә, "Бердәм Россия" үз өстенә профессионализмны күтәрү, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр җаваплылыгын күтәрү бурычын алырга тиеш. Углич мэры, Россия кече һәм урта шәһәрләр ассоциациясе президенты Элионора Шереметьева билгеләп узганча, россиялеләр теләсә кайсы хакимиятне генетик дәрәҗәдә яратмый. Ә моның сәбәбе - тыелгысыз ришвәтчелек. Бу инде хакимиятнең барлык дәрәҗәләренә, көч структураларына үтеп керде. Халыкның ышанычын кире кайтару өчен ришвәтчелеккә каршы катгый законнар кабул итәргә кирәк.

. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә булышлык күрсәтү буенча үтә күренмәле механизмнар эшләү, авыл хуҗалыгы продукциясен чыгаруны җайга салу, экспорт белән кызыксындыру зарурлыгы турында "Русагро" компаниясе Директорлар советы рәисе Вадим Мошкович сөйләде. "Интеррос" холдинг компаниясе президенты партиягә кәсәбәчеләрдән наказ - бөтен сәяси капиталны кече һәм урта кәсәбәчелекне үстерүдә, бюрократияне; тыюда кулланырга наказ бирде "МиГ" Россия самолет төзү корпорациясе генераль конструкторы Николай Никитин "Бердәм Россия"гә илнең оборона комплексын үстерүгә җитди игътибар бирергә тәкъдим итте.

Форумда катнашучылар "Бердәм Россия"нең дәртле тарафдарлары - РФ Физкультура һәм спорт дәүләт комитеты рәисе, легендар хоккейчы Вячеслав Фетисов, Олимпия уеннары, дөнья һәм Европа чемпионы Ирина Роднинаның хисле чыгышын алкышлап каршы алды. Атаклы спортчылар фи-керенчә, физкультура һәм спорт күп еллар буена хәл ителмәгән проблема булып тора. Ә бит элегрәк Россия спортчылары төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңеп, илебезне данлыйлар иде. Бүген элекке спорт мәйданчыкларын сәүдә рәтләре һәм автомобильләрне саклау урыннары били. Бала-чага спорт секцияләрендә шөгыльләнә алмый, чөнки мондый секцияләр юк. Шуңа күрә милләт сәламәт түгел.

Өч Батырлык ордены кавалеры - полковник Владимир Паков партия һәм Президентның җәмгыятькә хәрби профессиясенең, абруен кире кайтарырга ярдәм итәчәгенә өмет белдерде. Иң якланусыз гражданнар төркеменнән - пенсионерлар, инвалидлар һәм ветераннар исеменнән ике тапкыр Советлар Союзы Герое, авиация маршалы Александр Ефимов чыгыш ясады. Ул халыкның шушы категориясенең авыр хәлдә яшәвен искә төшереп узды. "Кешеләр күп вәгъдә биргән партия лидерларына ышанмауларын әйтәләр, чөнки алар үзләренең вәгъдәләре турында оныталар, - диде ул. - Мин аларны инандырырга тырышам: "Бердәм Россия" алдамас. Үтенәм сездән, бу кешеләргә игътибар бирегез. Алар моңа лаек..."

Бу көнне партия әгъзалары аз сөйләде, ә күбрәк тыңлады. Аның лидерлары шуңа инанулы: форумда әйтелгәннәр аларга "Бердәм Росссия"нең сайлау алды программасын төгәлрәк төзү мөмкинлеге бирер. Партия алга таба шул нигездә хәрәкәт итәр. Тарафдарлардан кергән наказларны партия җитәкчеләре РФ Президенты Владимир Путинга тапшырырга йөкләмә алды...

"Бердәм Россия" җитәкчеләренең берсе - Татарстан Президенты белән журналистлар бигрәк тә кызыксынды. Владимир Путин күптән түгел ассызыклап белдергән иде: ул (Россия Президенты буларак) нинди дә булса бер партия әгъзасы булырга тиеш түгел. "Дружба" универсаль спорт залы фойесында Минтимер Шәймиев белән үзеннән - үзе матбугат конференциясе оешып китте. Шушы сөйләшү вакытында әлеге уңайдан ул үзенең фикерен белдерде:
- Партия вакыты килеп җитте дип саныйм.Теләсә кайсы дәрәҗәдәге җитәкчеләр партиядән тыш була алмый. Әгәр элегрәк депутатлар корпусын һәм хакимият органнарын төзегәндә без моңардан башка да эш итә алган булсак, хәзер инде, күп партияле система эш иткәндә, башкача эшли алмыйбыз. Шуңа күрә җәмгыятьнең һәр актив әгъзасы теге яки бу партияне сайлап алырга тиеш - я аның әгъзасы буларак, я тарафдары буларак.

- Әгәр инде Татарстан турында әйтсәк, биредә "Бердәм Россия" өстенлек итә - халык аны яклый, - дип дәвам итте Татарстан Президенты. - Партиянең хакимияткә омтылырга нияте бар, аның уңыш нигезе шуннан гыйбарәт. Кешеләр еш кына, хәтта уйлап - нитеп тормыйча, хакимият партиясен яки хакимияткә омтылучы партияне орыша башлый. Икенче яктан, Россия Президентының югары рейтингка ия булуы күзгә ташлана. Шулай килеп чыга ки, берсен икенчесеннән аерырга телиләр. Әгәр инде партия үзен хакимият партиясе дип белдерә һәм шуңа омтыла икән, димәк, ул Президентның уңышлы эшләве өчен уңышлы шүрлек барлыкка китерә. Ә бу күппартиялелек шартларында зур җаваплылык дигән сүз.

Журналистларның, сайлауларда башка партияләрдән, башлыча, коммунистлар партиясеннән өстен чыгу өчен "Бердәм Россия" нинди радикаль чаралар күрергә тиеш, дигән соравына республика башлыгы түбәндәгечә җавап бирде:
- Без моны телибезме, юкмы, әмма коммунистлар заманы узып бара. Ләкин үзләренә хәл ителмәгән проблемалар басым ясый торган гражданнарның бер өлеше узган заман идеяләренә турылыклы булып кала. Хәзерге идарәчеләрнең, партиянең Россия Президентының хәзер үткәрелә торган базар рефор масы яктылыгындагы сәясәте күңелгә якынрак булырга тиеш. Демократиянең ныгып урнашуы һәм цивилизация юлы халыкның барлык катлауларына кагылырга тиеш. Шул чагында халыкның ризасызлык шүрлеге акрынлап тараячак, әйтер идем, узган заманны сагыну шүрлеге тараячак.

Кызганыч, без зур бер собес булган илдә яшәдек. Кешеләргә әйтәләр иде: сез эшләгез, ә дәүләт барчагыз турында кайгыртыр. Без бүген базар шартларында яшибез, ләкин таләпне үзебезгә түгел, ә, барыннан да элек, дәүләткә һәм хакимияткә белдерәбез. Без акрынлап шуңа таба барырга тиеш: кеше үзе өчен үзе җавап бирсен. Чөнки демократик җәмгыятьтә аның үз максатларын чынга ашыру мөмкинлекләре бар. Моның өчен, белемнәрне үзләштерергә, табигый сәләтеңне күрсәтергә, акча эшләп табарга кирәк.

Дәүләткә салымнар түләргә, шулай итеп, социаль программаларны тормышка ашыруда ярдәм күрсәтеп, халыкның якланусыз катлауларының проблемаларын хәл итәргә кирәк. Шунысы әһәмиятле, һәр кеше җәмгыять алдында үзенең җаваплылыгы турында күбрәк уйласын. Ләкин моңа бер сәгать эчендә генә ирешеп булмый. Без бит әле узган заманнан әллә ни нык аерылмаган - күпмедер ун елга гына. Шуңа күрә, үткәннән калган мирас үзенең барлык проблемалары белән бергә һаман басым ясый әле.

Әңгәмә ахырында Минтимер Шәймиев партиянең андагы әгъзалар саны белән түгел, ә аның үзенә җәлеп итә алуы халыкка йогынты ясый алуы, һәм халыкның яклавы белән көчле икәнлеген әйтеп узды. "Бердәм Россия" менә шуңа омтылачак та.

Икенче көнне, якшәмбедә, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, РФ эчке эшләр министрының беренче урынбасары Владимир Васильев, Мәскәү мэры Юрий Лужков, язучы Татьяна Устинова, "Бердәм Россия" тарафдары - Россия халык артисты Елена Проклова Владимир Познерның популяр тапшыруы "Времена"да катнашты. Тамашачылар аны 29 июньдә карады. Ул шушы форумга багышланган иде.

Останкино телестудиясендә турыдан - туры эфирда барган төшереп алуларны газета һәм “ТЯГ” республика телекомпаниясе хәбәрчеләре күзәтте. Тапшыру язып алынгач, аны алып баручы Владимир Познер журналистларга интервью бирде. Журналистларның, Татарстан Президентының партия рәистәше булып калуына ул нинди мөнәсәбәттә тора, дигән соравына атаклы шушы кеше болай дип җавап бирде:
- "Кайчандыр мин КПССка бик ышана идем. Аннан соң аңардан биздем. Моны авыр кичердем. Хәзер теләсә кайсы партиягә, шул исәптән, “Бердәм Россия”гә дә гаять сак карыйм. Әмма минем Минтимер Шәрипович белән төрле шартларда берничә тапкыр очрашканым бар. Һәм мин аны аеруча кызыклы, көчле сәясәтче дип саныйм. УЛ теләсә кайсы мәсьәләгә бик үлчәп якын килә. Әмма республика башлыгының бары тик хисләргә бирелеп кенә эш иткәнлеген хәтерләмим.
Әгәр "Бердәм Россия"дә Минтимер Шәймиев кебек кешеләр төп фигуралар булса, партия өчен бу хәл бик яхшы. Шуңа күрә әлеге фактка уңай карыйм..."

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International