Бөтендөнья банкы вәкилләре "Идея" технопаркында булды

2009 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе
7-11 декабрьдә Бөтендөнья банкының консультация төркеме вәкилләре Татарстанның инновацион эшчәнлек субъектлары белән очрашулар үткәрә.

9 декабрьдә абруйлы халыкара финанс оешмасы вәкилләре "Идея" технопаркы резидентлары белән очрашты. Очрашуда "Модуль-инжиниринг сервис" ҖЧҖнең генераль директоры С.Паршин, "Техномир" үзәге коммерция директоры А.Мамедов, "Активные Системы" ҖЧҖнең техник директоры А.Щукин, "ГКС-Наука" директоры В.Проккоев, метрология үзәге директоры В.Фафурин һәм "ТР Лазер үзәге" ҖЧҖ директоры Н.Насонов катнашты.

Бөтендөнья банкы аналитиклары "Идея" резидентлары белән фикер алышты. Әңгәмәдә компанияне оештыру тарихы һәм компаниянең үсешендә "Идея" технопаркының роле төп мәсьәлә булып торды. Кунаклар шулай ук оешманың киләчәккә планнары һәм перспективалары белән дә кызыксынды, дип хәбәр итә "Идея" технопаркының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International