МИЗ белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның ТР буенча ТИ вәкилләре киңәшмәдә катнаша

2009 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе
9 декабрьдә Дубнада РФ икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина махсус икътисади зона резидентлары белән очрашулар һәм киңәшмәләр үткәрде. Анда МИЗ белән идарә итү һәм үстерү мәсьәләләре, шулай ук резидентларның проектларын финанслау буенча фикер алыштылар. Чарада Махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның ТР буенча территориаль идарәсе һәм "Алабуга" МИЗ компания-резидентлары вәкилләре катнашты.

Чарада Татарстан делегациясе составында Махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның ТР буенча территориаль идарә җитәкчесе Игорь Носов, ТР кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты җитәкчесе, "Алабуга" МИЗ" ААҖнең Директорлар советы рәисе Тимур Шаһивәлиев һәм "Алабуга" махсус икътисади зонасы компания-резидентлары вәкилләре катнашты.

"Махсус икътисади зонаның эш нәтиҗәлелеген күтәрү" темасына багышланган киңәшмәдә "Эр Ликид Россия" ҖЧҖнең генераль директоры Дмитрий Кузнецов "Эр Ликид Россия" проектының үсеше буенча актуаль мәсьәләләр" темасына доклад белән чыгыш ясады. Искә төшереп үтәбез, предприятиене 2010 елның беренче кварталында ачу ниятләнә.

"Соллерс-Елабуга" ҖЧҖнең генераль директоры Адиль Ширинов шулай ук киңәшмәләрнең берсендә катнашты һәм катнашучыларны "Алабуга" МИЗ территориясендә "Fiat Ducato" автомобильләрен җитештерү үсешенең темплары белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International