9 декабрь – Ватаныбыз геройлары көне. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратовтан котлау килде.
"Хөрмәтле Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Ватаныбыз геройлары көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан шул дәһшәтле елларда Герой исеменә ирешкән ветераннарга эчкерсез рәхмәтләребезне юллыйбыз. Сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез, кадерле фронтовиклар!
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.