Казанда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узачак

2009 елның 9 декабре, чәршәмбе
11 һәм 12 декабрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының быелгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән утырыш узачак. Әлеге чара кысаларында башкарма комитет һәм Бөтендөнья башкорт корылтае президиумының уртак җыелышы да булыр ди көтелә.

Моннан тыш, "Казан" милли мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар эшмәкәрләре ассоциациясенең гамәлгә кую конференциясе узачак. Башкарма комитетның Татарстан буенча җирле бүлекләре һәм даими комиссияләре җитәкчеләре киңәшмәләре исә төрле урыннарда узачак. Ике көн дәвамында булачак фикер алышуларга нәтиҗә "Казан" милли мәдәният үзәгендә яңгыраячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International