9 декабрьдә, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Россия һәм Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зилә Сөнгатуллина юбилее уңаеннан "Тормыш, Язмыш, Мәхәббәт..." дип исемләнгән кичә узачак.
Зилә Сөнгатуллина 1973 елда, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрына эшкә урнаша. Театрда эшләү дәверендә Зилә ханым рус, көнбатыш, милли спектакльләрдә 30дан артык баш роль башкара. Җырчы Нәҗип Җиһановның "Алтынчәч" операсында - Алтынчәч, Салих Сәйдәшевның "Наемщик" операсында - Гөлйөзем, Дж. Россининең "Севильский цирюльник" операсында - Розина, Дж.Вердиның "Риголетто" операсында - Джильда, Николай Римский-Корсаковның "Снегурочка" әсәрендә - Снегурочка һәм башка рольләре опера сөючеләргә яхшы таныш. Зилә Сөнгатуллина эстрада сәхнәсендә дә йолдыз булып кабына. Ул Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Мансур Мозаффаров һәм башка татар композиторлары җырларын оста башкара.
Театрның матбугат үзәгеннән алган хәбәргә караганда, танылган җырчыны котларга Татарстан Хөкүмәте, ТР Дәүләт Советы вәкилләре киләчәк. Концертта Мәскәүдәге Яңа опера театры башкаручысы Андрей Бреус, Мария театры солисткасы Светлана Трифонова, Прагадан башкаручы Эдуард
Трескин, Зур театр артисткасы Оксана Горчаковская, Башкортстан опера һәм балет театры артисты Җәмил Габделманов, Мәскәүдән Сергей Кунаев, "Санктъ-Петербургъ Опера" театры башкаручысы Венера Гыймадиева, Коми Республикасының опера һәм балет театры Светлана Мерзлова, Вильнюстан Лилия Гобәйдуллина, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры башкаручылары - Юрий Борисенко, Мөнир Якупов, Казан дәүләт консерваториясенең Зилә Сөнгатуллина классында белем алучы шәкертләр - Диляра Хәйретдинова, Филюс Каһиров һәм Гөлнара Рахимова чыгыш ясар дип көтелә. Кичәнең хуҗасы Зилә Сөнгатуллина музыка сөючеләрне җырлары белән сөендерәчәк. Программада Верди, Бизе, Гуно, Доницетти, Римский-Корсаков, Чайковский операларыннан арияләр, Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев җырлары һәм романслары яңгыраячак. Оркестр белән Санкт-Петербургтан Россия Дәүләт премиясе лауреаты, Бурятиянең халык артисты Владимир Рылов, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Владимир Васильев дирижерлык итәчәк. Концерт кичке 18 сәгатьтә башлана.
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.