Казанда Свияжск логистика үзәген төзү проекты хакында фикер алыштылар

2009 елның 8 декабре, сишәмбе
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында министр Геннадий Емельянов рәислегендә Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәген төзү проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

Киңәшмәдә җиргә кагылышлы мәсьәлә каралды. Чарада катнашучылар шулай ук булачак төбәкара мультимодаль логистика үзәгенең эш перспективалары хакында да фикер алышты. Ул үзендә транспортның барлык төрләрен берләштерәчәк эре логистика объекты булырга тиеш.

Хәзерге вакытта үзәкнең инженер проектын төзү эшләре тулысынча төгәлләнгән, төрле модульләрнең эшләү технологияләре булдырыла.

Мультимодаль логистика үзәгенең эш перспективасы хакында сөйләгәндә, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Г.Емельянов инде хәзер үк йөк аэропортын төзү мөмкинлеген карарга кирәк, дип ассызыклады. Бүгенге шартлар перспективалы карарлар таләп итә - дөньяда һава юлы белән йөк ташу күләме арта. "Шунлыктан без әлеге вакыйгаларга әзер булырга тиеш", - дип. билгеләп үтте Г.Емельянов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International