Казанда декабрь аенда "Хәерле бала - 2009" бәйгесе уза
2009 елның 8 декабре, сишәмбе
ТР Мөслимәләр берлеге ТР Мөселманнары диния нәзарәте, Россия Ислам университеты һәм Ислам фәнен, мәдәниятын һәм мәгарифен үстерү фонды белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр арасында "Хәерле бала - 2009" бәйгесен уздыра.
Бәйгенең оештыру комитеты хәбәр иткәнчә, "Хәерле бала - 2009"ны 20 декабрьдә Россия Ислам университетында үткәрү көтелә.
Бәйгенең максаты - татар халкының гореф-гадәтләрен торгызу, укучыларның игътибарын туган як мәдәниятына җәлеп итү. Ярыш вакытында балаларга һәм яшүсмерләргә иҗат мөмкинлекләрен, белемен, тирән эчке дөньясын, киң карашын күрсәтергә форсат тудырыла.
"Хәерле бала - 2009" ярышында татар телен, Татарстан Республикасы тарихын һәм мәдәниятын, Ислам тарихын белгән, изге Коръәннән сурәләр белүче 1-11 сыйныф укучылары, 18 яшькә җитмәгән һөнәр училищелары, колледжлар, техникумнар студентлары катнаша ала.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.