Карл Маркс урамында хәрәкәт янәдән ике яклыга әйләнде

2009 елның 7 декабре, дүшәмбе
Автомобиль йөртүчеләр бу көннәрдә башкала үзәгендә хәрәкәт схемасы үзгәрүгә игътибар иткәндер. Үзгәрешләр кабат Карл Маркс урамына кагыла. Аның нечкәлекләре хакында бүген журналистларга Казан шәһәре Эчке эшләр идарәсенең Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Марс Ризванов сөйләде.

Шунысы игътибарга лаек, шәһәр үзәгендә транспот хәрәкәте схемасы үзгәреше шәхси автотранспортка гына кагыла. Ә җәмәгать транспорты хәрәкәте элеккечә кала. Карл Маркс урамында моңа кадәр шәхси автомобильләр өчен бер яклы хәрәкәт кенә гамәлдә иде. Шул сәбәпле, кичке якта күршедәге Горький һәм Дзержински урамнарында транспорт күплектәп "бөке"ләр ешайган. Бу ике урамга килә торган йөкләнешне киметү максатыннан, Марс Ризванов аңлатканча, Карл Маркс урамында җиңел автомобильләр өчен янәдән ике яклы хәрәкәт ачарга булганнар. Ягъни хәзер җиңел автомобильләргә Ирек мәйданыннан Карл Маркс урамының азагына кадәр (Курашов урамына кадәр) юл ачык. Бер яклы хәрәкәт кенә булганда, җиңел автомобильләр Карл Маркс урамыннан Ирек мәйданына таба 3 хәрәкәт полосасыннан бара ала иде. Ике яклы хәрәкәт ачылгач, шәһәр үзәгенә баручыларга ике полоса гына калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International