Альберт Гыйльметдинов һәм Илсур Метшин 7 нче гимназиясендә "ачык дәрес"тә катнашачак

2009 елның 7 декабре, дүшәмбе
8 декабрьдә ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм Казан мэры Илсур Метшин башкаланың 7 нче гимназиясе базасында узачак "ачык дәрес"тә катнашачак. Әлеге дәрес "Лидерлык нигезләре" белем бирү программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу программа ТР Мәгариф һәм фән министры А.Гыйльметдинов инициативасы белән эшләнгән. Ул югары сыйныф укучыларының социаль активлыгын үстерү, аралашу күнекмәләре һәм җәмгыятьтә хезмәт эшчәнлеге алып бару өчен сыйфатларны формалаштыру программасы булып тора.

Татарстанда әлеге программа буенча эш 2009 елның 1 сентябреннән бирле башланды. Бу уңайдан Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Аксубай муниципаль районнарында, программаны кертү өчен, тәҗрибә мәйданчыклары төзелде. Агымдагы елның октябреннән әлеге проектка Татарстан Республикасыннан "Кадрлар резервы - Илнең профессиональ командасы" бөтенроссия проектында катнашучылар да кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International