7 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты "Фән һәм техника өлкәсендә 2009 ел өчен Татарстан Республикасы Дәүләт премияләрен тапшыру турында"гы Указга кул куйды. ТР Президенты каршындагы Татарстан Дәүләт премияләре комиссиясе тәкъдимнәре нигезендә, 2009 елда фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының 9 Дәүләт премиясе тапшырылган.
Әлеге премия Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан ел саен гуманитар, табигый һәм техник фәннәр үсешенә сизелерлек өлеш керткән, яңа технологияләр эшләгән һәм гамәлгә керткән, фән һәм техника казанышларын кулланышка кертү нигезендә алынган производстово нәтиҗәләре өчен тапшырыла.
Указ тексты рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.