ТР Дәүләт Советында - сугышта җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтүгә булышлык итү турында

2009 елның 7 декабре, дүшәмбе
Татарстан парламентында агымдагы елның 10 декабрендә ТР Дәүләт Советының Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтүгә булышлык итү буенча комиссия эшенә багышланган матбугат очрашуы була.

Анда Татарстан парламентының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтүгә булышлык итү буенча комиссия җитәкчесе Наил Хөснетдиновның катнашуы көтелә. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International