Минтимер Шәймиев Америка Кушма Штатларының Дәүләт секретаре Хиллари Клинтоннан хат алды

2009 елның 5 декабре, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Америка Кушма Штатларының Дәүләт секретаре Хиллари Клинтоннан хат алды.

"Күптән түгел Татарстан Республикасына кылган сәфәремдә кунакчыллык күрсәтүегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәм. Безнең фикер алышу ошады, Татарстанда төрле дин вәкилләре арасындагы толерантлык һәм ихтирамлы мөнәсәбәт аеруча нык тәэсир калдырды.

Мин Сезнең белән очрашуга шат булдым һәм соклангыч Казан Кремлен күрү мөмкинлегеннән канәгатьлек хисе алдым. Татарстан Республикасына шәп киләчәк телим һәм озакламый бирегә яңадан килеп чыгуыма ышанам!" – диелә Хиллари Клинтон хатында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International