Минтимер Шәймиев Россия Банкы рәисе урынбасары белән очрашты

2009 елның 4 декабре, җомга

4 декабрь көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары Геннадий Меликьян белән очрашты.

Очрашу барышында Татарстанда банк системасын алга таба үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышынды.

Очрашуда Россия Төбәк банклары ассоциациясе президенты Анатолий Аксаков, ТР Милли банкы рәисе Евгений Богачев, ТР Президенты каршындагы икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Евгений Гришин катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International