ТР Президенты Минтимер Шәймиев исеменә РФ Кулланучылар берлеге Советы рәисе Евгений Кузнецовтан телеграмма килде.
Телеграммада хәбәр ителгәнчә, 2009 елның өченче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан Кулланучылар берлеге әзерләү һәм җитештерү эшчәнлеге өчен беренче урынга лаек булган. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.