3 декабрьдә дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышында катнашучы депутатлар беренче укылышта "Татарстан Республикасы Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы законы проектын беренче укылышта кабул итте. Парламентарийларны әлеге документ белән ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин таныштырды.
Бу закон проекты ТР Сайлау кодексын сайлаулар турында федераль законнарга туры китерү, шулай ук, Кодексны куллану практикасын исәпкә алып, Татарстанда сайлау барышын камилләштерү максатында эшләнгән.
Федераль законнар белән килештерү максатларында, ТР Сайлау кодексына дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары сайлауларын билгеләү турындагы карар рәсми басылып чыккан көнгә сәяси партияләр, депутат мандатларын бүоешүгә кертелгән кандидатлар исемлекләрен РФ субъектларының кимендә өчтән бере гамәлдә булуын билгели торган үзгәрешләр кертелә.
Бүген шулай ук "Референдумнар турында Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында" ТР законы проекты беренче укылышта кабул итте.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.