РФ Премьер-министры Владимир Путин турыдан-туры эфирда халык белән аралашуга багышланган "Владимир Путин белән сөйләшү. Дәвамы" дигән махсус программа вакытында "КАМАЗ" хезмәткәрләренең сорауларына җавап бирде. "КАМАЗ"да кабиналар җыю цехы хезмәткәрләре РФ Хөкүмәте җитәкчесеннән киләчәктә дәүләт автосәнәгатькә ничек ярдәм итәчәк дип кызыксынды.
Владимир Путин сүзләренчә, "КАМАЗ" җитәкчелеге һәм генераль директор Сергей Когогин җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле эшли. Дөньяви кризис вакытында дәүләт Россия автосәнәгатенә таможня пошлиналарын арттыру һәм дәүләт заказлары (70 мең автомобиль сатып алынды) белән ярдәм итте. Өстәмә ярдәм буларак Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Оборона министрлыгы һәм эчке эшләр министрлыгына автомобильләр сатып алуга 15 млрд. сум юнәлдерелде. Муниципаль кирәк-яраклар өчен 20 млрд. сумлык техника сатып алынды.
"2010 елда да бу программаларны дәвам итәбез. Шулай булгач дәүләт ягыннан ярдәм булачак", - дип белдерде Премьер-министр.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.