Россия футболы җитәкчеләре котлавыннан соң сәхнәгә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев чыкты. Ул Казан футболчыларының икенче тапкыр чемпион булуы белән барысын да котлады. "Рубин" - чын команда. Сез, футболчылар чын ир-атлар", - дип мөрәҗәгать итте республика Илбашы уенчыларга.
Татарстан Илбашы "Рубин" командасының остазы Корбан Бердыевның җиңүгә керткән өлешен билгеләп үтте. "Ул гениаль тренер. Бездән ике тапкыр чемпион ясау - бу гениаль. Әгәр өченче тапкыр чемпион итсәгез, сезнең хезмәтегезне ничек бәяләргә икәнлеген мин белмим, - дип шаярды Минтимер Шәймиев.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.