Корбан Бердыев РФ Мөфтиләр шурасының югары бүләгенә лаек булды

2009 елның 1 декабре, сишәмбе
Мәскәүнең "Метрополь" кунакханәсендә Корбан гаетен бәйрәм иткән вакытта Казанның "Рубин" командасы баш тренеры Корбан Бердыев рухи традицияләрне ныгытканы өчен РФ Мөфтиләр шурасының "Әл-Фәхер" - "Мактау ордены"на лаек булды.

Бүләкне кабул итеп алганда, Корбан Бердыев бәйрәмгә җыелучыларга күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде һәм киләсе елда да Россия чемпионатында алтын медаль яуларга тырышачакбыз, дип вәгъдә бирде. Бу хакта "Мөслим-пресс" агентлыгы хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International