"КАМАЗ" Путин белән "турыдан-туры элемтә"гә әзерләнә

2009 елның 30 ноябре, дүшәмбе
3 декабрьдә Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә "Россия", "Вести" телеканаллары, "Радио России" һәм "Маяк" радиостанциясенең турыдан-туры эфирында "Владимир Путин белән сөйләшү. Дәвамы" дигән махсус программаның трансляциясе башлана. РФ Премьер-министры белән "турыдан-туры элемтә"гә "КАМАЗ" ААҖ хезмәткәрләре дә әзерләнә.

Предприятиенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Чаллы автогиганты белән турыдан-туры тоташу булачакмы-юкмы икәнлеге әлегә төгәл билгеле түгел. Шулай да предприятие хезмәткәрләре Владимир Путинга сораулар әзерли.

Искәртеп узабыз, гражданнарның РФ Премьер-министры Владимир Путин белән турыдан-туры элемтәсен тәэмин итүче төшерү төркемнәренең берсе турыдан-туры элемтә барышында "КАМАЗ" ААҖ цехларында урнашачак. Владимир Путин 17 ноябрьдә предприятиегә визиты барышында завод хезмәткәрләренә шулай дип вәгъдә иткән иде.

"Без сезнең белән сөйләшәчәкбез әле, мин Россия гражданнары белән традицион "турыдан-туры элемтә" үткәрәчәкмен. Мин сезгә төшерү төркеме һичшиксез килүен үтенәчәкмен, - дип мөрәҗәгать итте Премьер-министр заводта эшләүчеләргә "Камминз-Кама" уртак предприятиесе цехында узган әңгәмә барышында. - Безне алда киңәшмәләр көтә, барысын да сөйләп бетереп булмый. Сезгә төшерү төркеме килгәч, проблемалар хакында җентекләп фикер алышачакбыз".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International