Казанның футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итә алу-алмавы тикшереләчәк

2009 елның 30 ноябре, дүшәмбе
Декабрь аенда Казанның футбол буенча дөнья чемпионаты кабул итә алу-алмавы ачыкланачак. Бу исә 2018-2022 елларда дөнья чемпионаты үткәрүгә заявка биргән Россия комитеты эспертлары карап тикшергәннән соң хәл ителәчәк.

Бүген Казан шәһәре хакимияте аппаратының "дүшәмбе киңәшмәсе"нә рәислек иткән шәһәр Башкарма комитеты башлыгы Рәфис Тимерханов игълан итте. Аның сүзләренчә, экспертлар шәһәр кунакханәләрен, ярышларның төркем этаплары узачак тренировка базаларын карап йөриячәк, чемпионат үткәрүгә Казанның инфраструктурасы әзерлеге тикшереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International