ГТЮ Казан бүлегендә яңа җитәкче

2009 елның 30 ноябре, дүшәмбе
"Россия тимер юллары" компаниясе президенты боерыгы белән Горький тимер юлы Казан бүлегенә җитәкче итеп Иван Борисович Климец билгеләнде. Моңа кадәр ул Казан бүлеге җитәкчесенең беренче урынбасары вазифасында иде.

Горький тимер юлы Казан бүлегенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Иван Борисович Климец 1963 елның 23 ноябрендә Белоруссиядә туа. 1985 елда Белоруссия Тимер юл транспорты инженерлары институтын "Транспорттта йөк һәм пассажирлар ташу, идарәне оештыру" белгечлеге буенча тәмамлый. Аның бөтен эшчәнлеге Горький тимер юлы белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International