Бүген Татарстан Республикасы белән Россия ЭЭМның Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (Университеты) һәм Россия ЭЭМ МДХМ (У)ның Халыкара энергетика сәясәте дипломатия институты арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза салынды.
Документка Казан Кремлендә Россия ЭЭМ МДХМ (У) ректоры, профессор Анатолий Торкуновның Татарстанга эш сәфәре кысаларында кул куелды.
Килешү текстына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия ЭЭМ МДХМ (У) ректоры Анатолий Торкунов, һәм Россия ЭЭМ МДХМ (У)ның Халыкара энергетика сәясәте дипломатия институты директоры Валерий Салыгин имза салды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Россия ЭЭМ МДХМ (У) ректоры Анатолий Торкунов очрашу уздырдылар.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар катнашты.
«Без үзара мөнәсәбәтләрне югары бәялибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Сезнең югары уку йортыгыз Татарстан Республикасы үсеше өчен күп эшләр башкарды, бигрәк тә югары квалификацияле кадрлар әзерләү өлкәсендә, МДХМИын тәмамлаган 70тән артык хезмәткәр төрле тармакларда хезмәт итә». Шулар арасында карьерасының башында Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе булып эшләгән Тимур Шаһивәлиев, аннары ул «Алабуга» махсус икътисадый зонасы үсеше белән шөгыльләнде.
Рөстәм Миңнеханов кыскача гына Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде, республика икътисады нигезен нефть чыгару, нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше һәм башкалар тәшкил итә, дип белдерде.
Татарстан белән МДХМИ арасындагы тыгыз мөнәсәбәтләргә килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, дәүләт хакимияте органнары, Татарстан Республикасының чит илләрдәге вәкиллекләре өчен кадрлар әзерләү программасы булырга, кадрлар белемен арттыру өчен курслар оештырылырга тиеш. Безгә аерым күнекмәләре булган кадрлар кирәк, диде ул, бу энергетика, нефть чыгару нефть эшкәртү тармаклары, башка эре сәнәгать предприятиеләре өчен бик актуаль. Татарстан икътисады экспортка юнәлешле, дип билгеләп үтте ул, безнең партнерлар бүген - бөтендөнья, без Африкада, Көньяк-Көнчыгыш Азииядә, Фарсы култыгы зонасында багланышлар урнаштырабыз.
Татарстан Республикасы Президенты, бүгенге Килешүгә имза салу регион белән МДХМИ арасында республика өчен гаять кирәкле кадрлар әзерләү хезмәттәшлеге үсешенә этәргеч булыр, дип ышаныч белдерде.