Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының сигезенче утырышы узды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Хөкүмәт әгъзалары катнашты.

Президиум парламентарийлар каравына 53 мәсьәлә, шул исәптән Татарстан Республикасының 18 закон проектын һәм федераль законнарның 30 проектын керткән.

ТР Дәүләт Советы утырышында бүген шулай ук Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян җитәкчелегендә Кытай Халык Республикасының парламент делегациясе әгъзалары катнашты.

"Без Кытай Халык Республикасыннан килгән партнерларның узара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтү өчен керткән инициативаларын хуплыйбыз”, - дип ассызыклады Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

"Минем сезнең республикага беренче килүем, яшь вакытта ук Татарстан, Казан турында ишетеп белә идем, монда килергә күптән хыялландым, һәм бүген минем хыялларым тормышка ашты”, - диде Чжан Дэцзян, парламентарийларны сәламләп.

Утырыш барышында ТР Дәүләт Советының “Татарстан Республикасы Президенты сайлауларын билгеләү турында” карары кабул ителде. ТР Президентын сайлаулар 2015 елның 13 сентябрендә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International