Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Фикрәт Табиев белән хушлашу чарасында катнашты.
Фикрәт Табиев совет гаскәрләренең чикләнгән континенты Әфганстанда булган елларда бу илдә СССР илчесе булып эшләгән. Моңарчы ул КПСС обкомының беренче секретаре вазыйфасында 19 ел буена Татарстанга җитәкчелек иткән.
Матәм чарасы Мәскәү Үзәк сырхауханәсенең ритуаль залында оештырылган. Татарстанның бу күренекле сәясәтчесен һәм идарәчесен соңгы юлга озатырга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, журналистлар килгән иде. Фикрәт Табиевны искә алып, Рөстәм Миңнеханов чын күңелдән чыккан хәсрәтен җиткерде.
Фикрәт Табиев рухына дип, шунда җыелганнар, Россия мөфтие Равиль Гайнетдин белән бергәләп, дога укыдылар. Татар халкының атаклы улын Мәскәүдә Данилов зиратының мөселман өлешендә җирләделәр.
Белешмә өчен:
Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиев 1928 елның 4 мартында Рязань өлкәсенең татар авылы Әҗедә туган. 1951 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган. 1960 елдан – КПССның Татарстан обкомының беренче секретаре, КПСС ҮК әгъзасы. 1979-1986 елларда – СССРның Әфганстандагы илчесе. 1986 елдан – РСФСР Министрлар советы рәисенең беренче урынбасары, 1989 елда СССР халык депутаты итеп сайланган.